Россия Диния нәзарәтенең ислам буенча онлайн-лекцияләрен һәркем карый алачак
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация мөселманнарының Диния нәзарәте ислам программалары буенча онлайн-лекцияләр трансляциясен башлый. Әлеге трансляцияләрне теләге булган һәркем карый алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Онлайн-лекцияләр эш көннәрендә 10:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә була.
Лекциядә Коръән уку кагыйдәләре, Ислам, Пәйгамбәрләр тарихы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм Исламдагы дини агымнар турында сөйлиләр.
Әлеге чыгышлар Россия Мөфтиләр шурасының инстаграмдагы аккаунтына (islam_dumrf_official) урнаштырылачак.