Татарстанда 438 млн сумга өч спорт объекты төзеләчәк
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Буа, Аксубай һәм Яшел Үзәндә гомуми бәясе 438 млн сумлык яңа өч спорт объекты барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Төзү-монтажлау һәм башка эшләр башкару, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 438 млн 306 мең 17 сум тәшкил итә», — дип хәбәр ителә документларда. Буада универсаль спортзалга — 367 млн, Аксубайда футбол кырына — 27 млн чамасы, Яшел Үзәндә манеж төзүгә 44 млн сум акча тотылачак. Барлык объектларны да 2021 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.