Татарстанда болытлы һәм җилле һава торышы көтелә
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасында болытлы һәм җилле һава торышы көтелә, кырау төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшемсез», - диелә хәбәрдә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә температура 2-7 градус тирәсендә булачак, урыны белән 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары 15-20 градус тирәсенә кадәр күтәреләчәк.