«Аэрофлот» 9 сентябрьдә Каһирәгә рейсларны яңартачак
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). «Аэрофлот» авиакомпаниясе 9 сентябрьдән Каһирәгә рейсларны яңартачак. Бу хакта ташучының матбугат секретаре Юлия Спивакованың журналистларга биргән хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Аэрофлот» 9 сентябрьдән Каһирәгә очышларны яңадан башлап җибәрә. Рейслар атнага өч тапкыр башкарылачак. Билет сату авиакомпаниянең рәсми сайтында ачык», - диде ул.
Элегрәк «Аэрофлот» 11 сентябрьдән Дубайга рейсларны яңарту турында игълан иткән иде.
3 сентябрьдә РФ премьер-министры Михаил Мишустин үзара килешү нигезендә Мисыр (атнага өч рейс), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мальдивлар (атнага икешәр рейс) белән халыкара һава юллары челтәрен яңадан торгызу турындагы боерыкка кул куйды.
Россия март ахырында коронавирус пандемиясе аркасында халыкара авиаочышны туктатты . 1 августтан Россия хакимияте Лондон, Истанбул һәм Танзания белән даими рейсларны яңартты. 10 августтан Төркиягә - Антальяга, Даламанга һәм Бодрумга туры рейслар ачылды.