Казанда яшәүче хатын-кызлар шәхси үсеш һәм бала тәрбияләү буенча фикер алыша алачак
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 12 сентябрьдән хатын-кызларга ярдәм итү клубы очрашулары башлана. Анда катнашучылар шәхси үсеш, балалар тәрбияләү, шулай ук гаилә һәм эш низагларын хәл итү ысуллары турында фикер алыша алачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Игелекле эшләр остаханәсе» кысаларында оештырылды.
«Катнашучыларга төрле темаларга дискуссияләр үткәрергә, борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим ителә»,-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Клубның беренче очрашуы 12 сентябрьдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3нче йорт адресы буенча узачак.
Чарада катнашу өчен +7 (843) 236-65-61 номеры буенча язылырга кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.