Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда архив эшенә бик җаваплы карыйлар
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «архивларны цифрлы трансформацияләү» Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет узды. Утырышта Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия субъектлары вәкилләре катнашты. «Республика җитәкчелегенә республикада яңадан Бөтенроссия Архив эше советын уздыру мөмкинлеге биргән һәм республикада архив эшен үстерүдә һәрвакыт ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Соңгы елларда без Татарстан архивчылары эшендә сизелерлек алга китеш күзәтәбез. Бигрәк тә мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертүне үстерүдә катнашу тәэсир итә», — диде Артизов.
Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин республикада архив эшенә бик җаваплы карауларын билгеләп үтте, аның фикеренчә, архив — «уникаль байлык — киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле саклагыч». «Бүген, XXI гасырда, без цифрлаштыруны, икътисадны һәм архивлаштыру системасын актив үстерергә кирәклеген аңлыйбыз. Республикада халыкара комитетлар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә документларны күчермәләрдә яки төп нөсхәләрдә ала алдык, әмма саклап калу өчен — цифрлаштыру һәм яңа буыннарга тапшыру мөмкинлеге булдыру зарур», — дип өстәде ул.