Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтә
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 сентябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә кырау булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Температура рельефның түбән булган урыннарында нульдән түбән төшәчәк. «Моннан тыш, урыны белән томан көтелә», — диделәр матбугат хезмәтендә.