Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты»нда катнашты
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федераль архив агентлыгы рәисе Андрей Артизов «Җиңү диктанты» язды. «Барлык сораулар да сугыш, хәрби башлыклар, сугыш урыннары белән бәйле. Татарстанда сугыш хәрәкәтләре булмаса да, без Сталинградны хәтерлибез, без блокадалы Ленинградта булган вакыйгалар турында беләбез, Курск дугасын һәм башка бик күп кенә вакыйгаларны хәтерлибез. Үз дәүләтенең иреген һәм киләчәген, халкыбыз тормышының киләчәген яклап, фронтларда бик күп халык һәлак булды. Диктант менә икенче тапкыр, икенче раунд бара быел», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Бөтен Россия буенча «Җиңү диктанты» язу өчен 11 меңнән артык мәйданчык ачылды. Россиялеләр белән бергә тарих турындагы белемнәрен 75 илдә яшәүчеләр тикшерәчәк. Татарстанда 80нән артык мәйданчык билгеләнде, анда республиканың алты меңнән артык кешесе Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирде.