Иртәгә Кариев театрының яңа сезоны «Корт» комедиясе белән ачыла
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 33 сезоны ачыла. Бу көнне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куелышында «Корт» комедиясе (12+) күрсәтеләчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге чара пьеса авторы Фәнәвил Галиевның тууына 60 ел тулуга багышлана. Фәнәвил Галиев — универсаль шәхес. Ул тамашачыга Татарстанның халык артисты буларак кына түгел, сәләтле драматург, режиссер буларак та таныш, диелә хәбәрдә. «Фәнәвил Галиевка быел, исән булса, алтмыш яшь булыр иде. Театрда озак еллар эшләгән артистларның, минем теләкне исәпкә алып, аның хөрмәтенә һәм истәлегенә „Корт“ пьесасы сәхнәләштерелде. Ул сигез ел элек язылган иде. „Корт“ Чаллы татар дәүләт драма театрында гөрләп барды. Бик фәлсәфи комедия. Милләт турында, кешенең эчендәге, күңелендәге „корт“ ы турында сүз бара анда», — ди Ренат Әюпов. Ул Фәнәвил Галиевне «бик ярдәмчел, кешелекле, көләч кеше иде. Яшь буынны тәрбияләүдә алар өчен таяныч, педагог та», — дип искә ала. Әдипнең «Корт» пьесасы 2003 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәскәү тәнкыйтьчеләре белән берлектә үткәрелгән драматурглар семинарында «Иң яхшы пьеса» дип табылды. Яңа 33 сезонда театр «Йомрыбаш», «Хикмәт әкиятләре», «Микулай», «Сәлам, Актәпи», «Питер Пэн» спектакльләрен, октябрьдә Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәренә нигезләнгән яңа премьерасын (режиссер — Илсур Казакбаев, Уфа), ноябрьдә Астрид Линдгренның «Мио, мой Мио» әсәре буенча сәхгәләштерелгән премьерасын (режиссер — Екатерина Гороховская, Санкт-Петербург) була, диелә хәбәрдә.