Мәскәүдә Кораллы көчләр гыйбадәтханәсендә дини үзәк ачылды
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россия Кораллы көчләре гыйбадәтханәсе территориясендә Дини-агарту үзәге ачылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә өстәмә һөнәри белем алучы берничә төркем тыңлаучылары, шул исәптән дини хәрби хезмәткәрләр белән эшләү буенча берләшмәләр һәм хәрби частьләр командирларының ярдәмчеләре һәм командирларның хәрби-сәяси эш буенча урынбасарлары белем алачак.
Курс ике айга исәпләнгән. Гомумән алганда, дәресләр 400 сәгать булачак. Үзәктә төрле темага лекцияләр укылачак, шул исәптән «Хәрби мәдәният» яки «Дини фактор һәм Россия иминлеге» турында да сөйләшү булачак.