Песошин: Төзелеш тармагы нефть химиясе продукциясен куллануда зур потенциалга ия
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төзелеш тармагы нефть химиясе продукциясен куллануда шактый зур потенциалга ия дип саный. Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узган түгәрәк өстәлдә ул шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Заманча конструкцияләү, җылылык изоляцияләү материаллары, торбалар, пластик тәрәзәләр, лак-буяу материаллары — болар барысы да торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, сәнәгать предприятиеләре төзелешенең сыйфат дәрәҗәсен күтәрә», — дип билгеләде Алексей Песошин. Берничә компания вәкилләре — төзелеш материаллары җитештерүчеләр республика нефть химиясе предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, үз продукцияләренең яңа төрләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук җитештерүне республика территориясендә туплау перспективаларын белдерделәр. Үзенең фәнни-инновацион эшләнмәләрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тәкъдим итте, алар арасында — төзелеш конструкцияләрен озак чыдамлы полимерлардан файдалану һәм корыч арматураларны полимеркомпозитлыга алыштыру. Түгәрәк өстәл эшендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.