Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Республикада коры һәм шактый салкынча һава торышы була. Ул төньяк-көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында барлыкка килә.
Россия Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, сентябрьдә Идел буенда һава торышы нормадан җылырак булачак.