Казанда полициядә атыш вакытында зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат кире кагылды
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция бүлегендә атыш вакытында зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Зыян күрүчеләр һәм яраланучылар турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Хәзерге вакытта полиция бүлеге башлыгы вазифасыннан читләштерелде», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә «Зареченский» полициясе бүлегендә форма кигән кешенең пневматик мылтыктан хезмәттәшләренә атуы сурәтләнгән видео чыккан иде.