Рамил Төхвәтуллин Татар яшьләре форумын бик кирәкле чара дип саный
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда Татар яшьләре көннәре башланды . Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин делегатлар белән очрашты һәм форумның зур әһәмияткә ия булуын әйтте. «Татар яшьләре көннәре зур әһәмияткә ия. Яшьләрнең җыелуы, беренче чиратта, аралашудан тора. Бүгенге көндә ул бик кирәкле чара. Татар яшьләре татар телендә проблемаларын белдерәләр һәм бергә аны чишү юлларын эзлиләр», — диде ул. Рамил Төхвәтуллин яшьләр җыенының тарихын да искә алды. «Беренче җыенны яшьләр финанс ярдәмнән башка, үз көчләре белән оештырдылар. Хәзер инде алар дәүләт учреждениясе буларак эшлиләр һәм утызынчы тапкыр җыелалар», — диде ул. Депутат делегатларга уңышлы һәм эчтәлекле көннәр теләде. Рамил Төхвәтуллинның форумда катнашучылар белән аралашуы сорау-җавап формасында барды. Сораулар татар телен саклау һәм үстерү темасына бәйле иде. Соңыннан оештыручылар Рамил Төхвәтуллинга рәхмәт хатын тапшырды.