Татарстанда трибунадагы тамашачыларның рөхсәт ителгән санын ике тапкыр арттырдылар
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда рәсми физкультура һәм спорт чаралары вакытында трибунада рөхсәт ителгән тамашачылар санын ике тапкыр — 25 тән 50 процентка кадәр арттырдылар. Корнавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшарту турында Республика Хөкүмәте карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Тиешле карар 3 сентябрьдә үз көченә керә.