Түбән Камада 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәренең Чишмәле урамында 260 урынга исәпләнгән «Күбәләк» балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасына Айдар Метшин килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«Бу — балалар бакчасы гына түгел, ә балаларның тулы үсеш үзәге. Биредә балаларыбызга гомуми белем бирү күнекмәләре генә түгел, ә махсус, иҗади, сәнгать-эстетик һ. б. юнәлешләрдә белем алу өчен шартлар тудырылган», — диде Түбән Кама мэры.
Яңа 99нчы бакчада 84 кеше эшли, шул исәптән психолог һәм логопед, балалар өчен рус, татар һәм инглиз телләре, музыка, физкультура, футбол, йога, бию белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Яңа мәктәпкәчә учреждение төзелеше «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылды. Федераль бюджеттан моңа 238 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«Үз тарихыбызда беренче тапкыр без өч яшьтән өлкәнрәк балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин итүгә ирештек. Бу эш Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов позициясе аркасында, мөһим, зур, масштаблы программалар ярдәмендә мөмкин булды. Болар барысы да — безнең балалар, иң яшь түбәнкамалылар өчен» — диде Айдар Метшин.