Белем көнендә Нурлатта «Ак Барс» спорт үзәге ачылды
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында «Ак Барс» спорт үзәге ачылды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Модульле чаңгы базасында чаңгы спорты, җиңел атлетика, скандинав һәм спорт йөреше белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Монда 100 чаңгы экипировкасы комплекты бар, аларны прокатка алырга мөмкин. Үзәктә чишенү бүлмәсе, душ кабинасы, бәдрәф, тренер бүлмәсе, чаңгы саклау урыны бар. Шулай ук кар мотоциклы да бар, ә чаңгы трассасына яктырткычлар куйдылар. Объект муниципаль берәмлекләрнең шәһәр һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән, проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 2013 елдан 2020 елга кадәр Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 1119 спорт мәйданчыгы төзелгән. Быел программа ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла. Ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм сигез чаңгы базасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.