Бельгиядә Татарстан тарихы турында сөйләгәннәр
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 30 августта Бельгия яшьләренә Татарстан турында сөйләгәннәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшьләр көчле фәнни һәм сәнәгать потенциалы булган республика турында яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул итте. Казан Россиянең футбол буенча дөнья чемпионатында Бельгиянең „Rode Duivels“ футбол җыелма командасы катнашкан спорт үзәкләренең берсе буларак хәтерләрендә калды», — ди «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасы лидеры Регина Вәлиева. «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасы лидеры татарлар һәм Татарстан, бу көннәрдә аның башкаласында «ТАССРның 100 еллыгы» уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылуы турында сөйләде. Барыннан да бигрәк, виза алу һәм төбәккә туры авиарейслар турында мәгълүмат кызыксындырды.