Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Польша хөкүмәте коронавирус пандемиясе аркасында авиаэлемтәне гамәлгә ашыруны тыя торган 44 илдән торган исемлек бастырган. Россияне исемлектән төшереп калдырганнар. Польша самолетларын кабул итмәгән дәүләтләр арасында Испания, АКШ, Бразилия, Әрмәнстан, Румыния бар. Исемлектән Россияне генә түгел, Кытай һәм башка илләрне дә төшереп калдырганнар. Яңа карар 2 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә. Тыю рейсны республика Премьер-министры ризалыгы белән башкара торган самолетларга һәм хәрби очышларга кагылмый. Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы белдерүенчә, саклык чараларын үтәү шарты белән, карантиннан соң илләрне ачуны оешма хуплый.