Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Россия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде. «Хәзер модельләр беренче декада ахырында — икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», - дип китерә агентлык Варакин сүзләрен. Антициклон үзәк Россиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә. Синоптик бу әбиләр чуагының беренчесе булыр, ә икенчесе көзнең икенче яртысында килер дип фаразлый. Бу явым-төшемсез кояшлы көннәр арасында яңгырлы чор булырга мөмкин.