«Татар-информ»ның Youtube каналындагы ролик миллион тапкырдан артыграк каралган
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ»ның Youtube каналындагы ролик миллион тапкырдан артыграк каралган. Хәния Фәрхинең «Син елама, әнием, елама» җырын бүгенгә 1 094 038 артык кеше караган. Хәния Фәрхинең бу җыры Youtube каналга өч ел элек — 2017 елның 26 августында куелган иде. Аңа 5300 кеше лайк куйган. 181 кеше комментарий язган. Караулар саны буенча икенче урындагы ролик та Хәния Фәрхи исеме белән бәйле. Җырчы белән хушлашу турындагы роликны 813 мең кеше караган. «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе ютуб каналы 2016 елның 20 октябрендә теркәлде. Аңа барлыгы 26,9 мең укучысы язылган. Каналда барлыгы 3600дән артык ролик урнаштырылган. Каналда иң күп каралган роликлар — татар концертлары, иҗат кичәләре, җырлар һәм клиплар.