Ирада Әюпова: Мин “попса” театры яратмыйм
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Чаллы театрына бәйле үзгәрешләргә аңлатма бирде. Бу хакта ул бүген журналистлар белән традицион очрашу вакытында әйтте. “Мин “попса” театрын яратмыйм. Мин интеллектуаль театр тарафдары. Чаллы театрының бу юнәлештә зур амбицияләре бар. Чаллы театрында үзгәрешләр булмый кала алмый. Чөнки биредә хәтта сәхнә форматы да үзгә”, - диде Ирада Әюпова. Чаллы театрының идарә концепциясе үзгәртелде. 2020 ел башында театрның сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде. “Олег Кинҗәгулов - кызыклы шәхес. Бик гади генә түгел. Ул шактый катлаулы”, - дип бәяләде аны Ирада Әюпова. Министр журналистларны Чаллы театры өчен реконструкцияләнә торган яңа бинага экскурсиягә чакырды. “Театрның яңа бинасы бөтен гаилә белән көне буе ял итә алырлык урын булачак. Анда кафе да була, күргәзмәләр дә оештырылачак. Бу нигезендә безнең мәдәниятебез яткан күпфункцияле комплекс булачак”, - диде ул. “Чаллы өчен татар мәдәнияте үсеше бурычы тора - әлеге театрны ничек итеп төрле буын өчен кызыклы итәргә. Татар мәдәниятен һәм телен өйрәнүгә этәргеч бирү максаты да бар. Залларда өч тел дә кулланылачак – рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә каралган”, - диде министр. “Театр бинасы белән генә түгел, эшчәнлек форматы белән дә яңа театр булачак”, - дип әйтелгәннәргә нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.