Кытай Генераль консулы татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан үзенең күп гасырлык тарихы, табигый матурлыгы, бай ресурслары, яхшы гореф-гадәтләре һәм мәдәни-тарихи объектлары төрлелеге белән горурлана ала», диелә котлау телеграммасы текстында. Татарстан белән Кытай кызыксына, чөнки төбәктә уңай инвестицион климат, дип билгеләп үтте У Инцинь. Моннан тыш, республика күп өлкәләрдә алдынгы урыннарны били. «2019 елда гына да Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры дәрәҗәсендә 3 делегация һәм төбәк башлыклары урынбасарларыннан һәм министрлар урынбасарларыннан югарырак дәрәҗәдә 10 делегация Татарстанда рәсми визитлар белән булды. Бу визитлар Кытайның Россиянең мондый төбәкләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга аеруча зур игътибар бирүен күрсәтә. Хезмәттәшлекнең барлык елларында Кытайның югары дәрәҗәле затларының Татарстанга болай еш килгәне юк иде», — диде Кытай Генераль консулы. Соңыннан ул татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, ә республиканың чәчәк атуын теләде.