Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәова). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк.
Камал театры алдына Роберт Миңнуллинның җәсәден китереп куйдылар. Мәйданда Роберт Миңнуллин шигырьләренә җырлар һәм автор башкаруында шигырьләре яңгырый.
Мәйдан янында халыкны маскалар һәм антисептик белән тәэмин итү өстәләре унаштырылган.
Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.