Винера Ганиева Роберт Миңнуллинга багышланган флешмобка кушылды
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татар әдәбиятын сөючеләр һәм артистлар халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлегенә оештырган флешмобка Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кушылды. Алар #робертминнуллингабагышлап хештегы белән мөрәҗәгатьләр урнаштыра.
«Бүген йөрәгем көне буе үксеп елый. 30 елдан артык аралашкан, иң яраткан, хөрмәт иткән иҗатташ дустым Роберт Миңнуллин арабыздан китеп барды. Ике тугандаш республиканың сөекле улы, бөек шагыйре, гаҗәеп гади, кешелекле, олы йөрәкле шәхес. Гади генә сүзләр белән фикерне тирән итеп әйтә белүче зирәк шагыйрьләрнең берсе иде ул.
Шундый зур шәхес белән якыннан дус булуым белән мин горурланам, аның сүзләренә язылган җырларны башкаруым белән мин бик бәхетле.
Яратыгыз Туган илебезне,
Яратыгыз Туган телебезне,
Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә дә карамый,
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Бу сүзләр һәрбер кешенең, гаиләләренең яшәү девизы булып яңгырый. Дустым, урының оҗмахта булсын, җырларың, шигырьләрең, узең — мәңгегә безнең йөрәкләрдә калырсың», — дип язган җырчы.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә 71 яшендә вафат булды.