Татарстан аграрийлары, бер атналык ял булуга карамастан, эшне дәвам итәчәк
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары һәм фермерлары, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән ялларга карамастан, 30 марттан 3 апрельгә кадәр үз эшләрен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аграрийлар һәм фермерлар эше бер генә көнгә дә туктап тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куя һәм, ял көннәре булуга карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәк», — дип сөйләде Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре татарстанлыларның өстәлләрендә яңа продукция булсын өчен көн саен эшли. Моннан тыш, алар илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Элегрәк «Татар-информ» ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушовның алдагы яллар Россиядә коронавирус таралуны киметергә ярдәм итәчәген искәрткәнлеген хәбәр иткән иде.