Чаллыда кар сары төскә кергән
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Чаллыда һавага предприятиедән химик матдәләр сөреме ташланган, шунлыктан кар сары төскә кергән. «Сары карның» гомуми мәйданы 12,6 квадрат метр тәшкил итә. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Башлангыч сәбәбе - чистарту җайланмасының эшләмәве», - дип сөйләде экологлар.
Экология лабораториясе белгечләре сары төстәге кар һәм туфрак пробаларын алды. Анализ нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Әмма атмосфера һавасын тикшерү күрсәткәнчә, кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
«Шәһәр төзелеше эшчәнлеге барышында һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү», «Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу» һәм «Җирләрне бозу» маддәләре буенча административ тикшерү кузгатылган.