Татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәрими хакында Төркиядә фәнни хезмәт басылды
(Истанбул, 26 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Төрки дөнья тел һәм әдәбият” журналында татар дин әһеле, мөгаллим Гыйльман Кәрими хакында фәнни мәкалә дөнья күрде. Аның авторы – Җәләл Баяр исемендәге университет галиме Җиһан Чакмак.
Автор мәкаләсен “Татар мәгарифенең әйдаманы - Гыйльман Кәрими (1841-1902)” дип атаган. Анда ул Гыйльман ахунны Урта Идел буенда җәдитчә укыту системасын коручы һәм татар мәгарифе үсешенә зур өлеш кертүче шәхес буларак искә алган.
Җиһан Чакмакны бу мәкаләне язарга Төркиядә Гыйльман Кәримине күпъяклы өйрәнгән бер нинди фәнни әсәрнең булмавы, тиешле игътибар күрсәтелмәве этәргән. Хезмәтен, Гыйльман ахунның улы, күренекле татар язучысы, нашир Фатих Кәриминең, атасы вафаты уңаеннан, 1904 елда Оренбургта бастырган “Мәрхүм Гыйльман ахун” мәкаләсенә нигезләнеп язуын белдергән.
Җиһан Чакмак мәкаләсен А.Баттал-Таймас, Н.Дәүләт, Р.Фәхретдин, З.Шәрәф, М.Гайнуллин кебек язучы һәм галимнәрнең хезмәтләренә таянып язган. Мәкаләсендә автор болай ди: “Гыйльман ахун, Исмәгыйль Гаспралыдан җәдитчә укыту алымнарын өйрәнә. Бакчасарайдан кайткач, үз җаваплылыгындагы 136 авыл мәдрәсәсендә яңача укыту системасын корып җибәрә. Элек исә ул Исмәгыйль Гаспралының фикерләрен аңлап бетермәгән була. Шунлыктан Г. Кәриминең тормышын, И.Гаспралы белән танышканчы һәм аның белән танышканнан соң, дип ике чорга бүлеп карау кирәк”.