Чит илләрдән кайткан 14 меңнән артык татарстанлы үзлектән изоляциядә тора
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 14 меңнән артык татарстанлы чит илдәге сәфәрләреннән соң үзлектән изоляциядә тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе һәм ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
«Россия территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, бүген чит илләрдән кайткан сәламәт гражданнарның үзлектән изоляциядә калулары бик мөһим. Бүгенге көндә бездә андый гражданнар саны 14 меңнән артык», – диде Патяшина.
Ул чит илләрдән кайткан татарстанлыларны 14 көн дәвамында өйдә калырга тиешлеген һәм якыннары алдында җаваплы булуларын искәртте. Аерым алганда, алар аерым савыт-саба белән файдаланырга һәм башкалардан аерым бүлмәдә изоляцияләнергә, аннан санузелга яки кухняга бары медицина битлегендә генә чыгарга тиеш.
Моннан тыш, өйдә дезинфекция режимын сакларга - идәннәрне һәм өслекләрне дезинфекцияләүче чаралар белән юарга һәм биналарны еш җилләтергә кирәк. Симптомнар барлыкка килгән очракта, кичекмәстән табиб чакыртырга һәм йогышлы авырулар стационарына госпитализацияләнергә кирәк, дип йомгак ясады спикер.