Иннополиста пилотсыз такси авариягә эләккән
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иннополиста пилотсыз такси авариягә эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Алар мәгълүматына караганда, пилотсыз автомобиль барлык хәрәкәт кагыйдәләрен үтәп, юлдан барганда аңа арттан «Лада» машинасы килеп бәрелгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - «Лада» автомобиле хуҗасының тиешле дистанцияне үтәмәве булган.