Мэйшань Түбән Камага биш мең медицина битлеге җибәрергә планлаштыра
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Тугандаш Мэйшань шәһәре Түбән Камага биш мең медицина битлеге җибәрергә планлаштыра. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев җиткерде, диелгән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Мэйшаньнан дефицит товар китерү мәсьәләсе белән хәзер эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге шөгыльләнә. Товар ике атна эчендә килеп җитәргә тиеш.
Искәртеп узабыз, элегрәк без Кытай шәһәреннән Түбән Камага теләктәшлек белдереп язылган хат килүен хәбәр иткән идек.