Казан ЗАГС идарәсе коронавирус аркасында туйлар вакытында чикләүләр турында кисәтә
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, 23 марттан башлап Казанда никахлашу тантаналарында 20дән артык кеше катнаша алмый. Бу хакта Татарстан башкаласының ЗАГС идарәсе Instagram социаль челтәрендәге битендә хәбәр итә.
«Тантаналы шартларда никах теркәү <...> никахлашу тантанасында катнашучы кешеләр саны буенча 20 кешегә кадәр (фотографлар һәм видеооператорларны да кертеп) чикләнә», - дип искәрттеләр Казан ЗАГСында.
Моннан тыш, юбилярларны хөрмәтләү тантаналары соңрак вакытка күчерелә. Бу вакыт гаилә парлары белән аерым ачыклана, диделәр ЗАГСта.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 аркасында 20дән артык кеше катнашында чаралар үткәрү тыелган.