Өлкән яшьтәгеләрне айлык түләүләр алуны электрон рәвештә рәсмиләштерергә чакыралар
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Covid-19 таралу куркынычы белән бәйле рәвештә өлкән яшьтәге кешеләрне юл йөрүгә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә акчалата түләүне - субсидияләрне электрон рәвештә рәсмиләштерергә чакырды.
«Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр вирус йогынтысына бирешүчән. Алар 65-70 яшьтән өлкәнрәкләр, аларга үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга кирәк. Бүген пенсионерлар тарафыннан ташламалар, субсидияләр һәм компенсацияләргә ихтыяҗ бар. Алар электрон рәвештә күрсәтелә. Сигез хезмәт арасында пенсионерларга юл йөрү һәм инвалидлар өчен торак — коммуналь хезмәтләргә субсидияләр иң актуальләре», - диде ул.
Татарстанда юл йөрү өчен айлык акчаны 350 меңнән артык татарстанлы ала, ә аз тәэмин ителеш буенча торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияне 250 меңнән артык кеше рәсмиләштерә, нигездә, бу өлкән яшьтәге кешеләр. Әгәр бу хезмәтләр электрон рәвештә рәсмиләштерелсә, социаль яклау органнарына килү кирәклеге юк. Моны читтән торып, «шәхси кабинет» аша эшләргә була, ә барлык сорауларны дистанцион рәвештә биреп була.
Бүген Эльмира Зарипова республика халкына бу катлаулы чорда үзләренең өлкән туганнарына һәм күршеләренә карата игътибарлырак булуны сорап мөрәҗәгать итте.
«Өлкән яшьтәге әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз ташламалар ала, аларны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтегез. Аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтегез. Барысы да бик гади: бердәм порталда теркәлегез, гариза язып, «шәхси кабинет» аша ташламаны рәсмиләштерегез», — диде ул.
Зарипова сүзләренчә, электрон хезмәтләр шулай ук балалар белән ата-аналар өчен дә актуаль. Алар, өйдән чыкмыйча, балалар бакчасы өчен компенсация рәсмиләштерергә мөмкин. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы татарстанлыларны электрон хезмәтләрдән актив файдаланырга өндәде, чөнки бу вакытны экономияли һәм сәламәтлекне саклый.