Казан мәгариф идарәсенең ришвәт алуда шикләнелүче элеккеге башлыгына арест озайтылган
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Совет районы суды Казан мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгына арестны озайткан. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
800 мең сум ришвәт алуда шикләнелүче Илнар Һидиятовның өй аресты тагын ике ай, 24 майга кадәр барачак.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Илнар Һидиятовның ришвәт турында җинаять эше фигуранты булуын хәбәр иткән иде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Һидиятовка Казанның уку йортларына металл детекторлар китерүгә килешү төзүдә ярдәм иткән өчен 800 мең сум акча тапшырганнар.
Соңрак бу эштә идарәнең планлы икътисад бүлеге җитәкчесе Лилия Гозәерова һәм металл детекторлар белән тәэмин итүче фирма вәкиле Әнвәр Морсюкаев катнашуы ачыкланган.
«Ришвәт алу», «Ришвәт бирү» һәм «Ришвәтчелектә арадашчылык» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Казанның Яңа Савин районы суды Һидиятовны кулга ала һәм аны өй арестына җибәрә.