Ренат Еникеев соңгы юлга Татарстан композиторлар берлегеннән озатылачак
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле композитор Ренат Еникеев соңгы юлга Татарстан композиторлар берлегеннән озатылачак. Бу хакта Композиторлар берлеге идарәсе хәбәр итә.
Композиторны озату мәрасиме 15 мартта булачак. Вакыты - 10.00 сәгатьтә.
Әлегә җирләнү урыны турында төгәл мәгълүмат юк.
Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ренат Еникеевка 82 яшь иде.
Композиторның 80 яшьлек юбилее 2017 елда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында билгеләп үтелгән иде. Концертта Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Ренат Еникеевның өч әсәре – скрипка белән оркестр өчен концерт-поэмасы, фортепиано белән оркестр өчен концерты һәм симфоник оркестр өчен “Рапсодия”се яңгырады.