Миңнеханов Казан авиация заводы җитәкчелеге белән проектлар турында сөйләште
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» ГАҖ филиалы җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда катнашучылар агымдагы проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә. Хәзерге вакытта авиазаводта Ту-214 авиалайнерын җитештерү һәм техник хезмәт күрсәтү, Ту-160 һәм Ту-22МЗ стратегик авиация самолетларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү, «Ил-76МД-90А» самолетының койрык терәген әзерләү эшләре бара.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты.
«Татар-информ» элек Рөстәм Миңнехановның «Казан вертолет заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров белән очрашуын хәбәр иткән иде.