123ru.net
World News in Tatar
Январь
2020

Нәфис Әхмәт: Элеккеге авыл кичләре - «Мәдәни җомга» газетасы

0
Нәфис Әхмәт: Элеккеге авыл кичләре - «Мәдәни җомга» газетасы

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәдәни җомга», Нәфис Әхмәт). «1991 ел түнтәрешеннән» соң, өч дистә ел эчендә мәдәниятнең үзе дә, аңа караш та күпкә үзгәреш кичерде. Минем карашка, бер дә уңай якка түгел.

Бер яктан, соңгы елларда мәдәниятне һәм талантларны үстерүгә мөмкинлекләр ачылды да сыман. Ләкин шул «талантлар» артык күбәеп китеп, зәвыксызлыкка күпер салынды. Элек татар тамашачысы концерт-театрларны ярата, аларга даими йөри иде. Ә соңгы ике-өч дистә ел тамашачылар санының артуына түгел, бәлки ярым буш залларның артуына китерде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән кичәләр дә халыкның зәвыгын канәгатьләндерүгә түгел, күбрәк план үтәп, отчет бирүгә кайтып кала. Үткәрелгән кичәләрнең һәрберсенә фотоотчет таләп итеп, аны социаль челтәрдәге сәхифәгә куйдырту кем башына килгәндер, монысы да бернинди киртәләргә сыймый. Аны үткәрмичә дә, активыңны җыеп, түгәрәктә йөрүчеләр белән дә фотога төшеп, югарыга отчет рәвешендә җибәреп була торган замана бит хәзер, электроника заманы! Мондый кирәкмәгән эшләр мәдәният хезмәткәрләренең кыйммәтле вакытын алып кына калмый, «үттеме-үтте» кебек чараларның ишәюенә китерә, халыкны, тамашачыны зәвыксызга әйләндерә. Болай да күпчелек тамашачы, авыз ерып утырырга, мине көлдерегез, мин сезгә акча түләдем, дип килә башлады. Хәзер сәхнәдә Илһам ага Шакиров, Әлфия Авзаловалар кебек җырларны матур итеп тиешенчә башкару урынына шамакайлану, чама чиген югалту белән мавыгуга китерде. Аның җыр-көйләре дә — беркөнлек, дүрт-биш нотага салынган такмаклар. Бүген ишетсәң, иртәгә онытасың. Күбесенең эчтәлеге гомумән истә калмый.

Мәдәният йортларында тамашачының сирәгәюен халыкның фәкыйрьләнә баруына, акча юклыкка да сылтап булыр иде. Чөнки байтак артистлар билет бәясен чама белми куя. Тик сугыштан соңгы авыр елларда да халык шыгрым булып йөрде. Ә бүген концертка бер гаиләдән ике кеше барсаң, кибеттән аласы атналык ризыгыңны чикләргә кирәк. Ярый әле матур тавышлы, киң диапазонлы, тыңлаганда күздән яшь китерә торган җырчы булса икән. Юк шул, кайберләрен телевизордан караганда да каналыңны башкасына күчереп куясың. Андыйларны якыннан күрмәс өчен, үзең акча бирердәй буласың. Шуңа карамастан «мин җырлыйм» дип бугаз киереп йөрүчеләр яңгырдан соң калыккан гөмбәләрдәй чиктән ашты…

Халыкның зәвыклы мәдәнияттән читләшүе зур каза — рухи төшенкелеккә китерде. Ул хәзер рухи азыкны концерт-театрлардан түгел, интернеттан, ватсаптан, фейсбуктан җан тынычлыгын, бушлыкны тутыру мөмкинлеген эзли башлады. Шул ук җырлар, шул ук конферансье чыгышлары барысы да анда бар бит. Хәзер инде совет чорында ят күренеш булган әхлаксызлык, түбән тәрбиялелек, җенси азгынлык — барысы да интернетта. Элек милләтебезнең матур сыйфатларын чагылдырган, күңелләрне сафландыр­ган кичә-концертлар яшь тамашачыны кызыксындырмый хәзер. Тыйнаклык, сафлык, миһербанлык төшенчәләре тарихта тузан җыю өчен киштәгә менде. Телевизорның кайсы каналын гына ачма, яртылаш шәрә, яки «Адәм һәм Һава киеме кигән кешеләр сәхнәдә тамашачыга үз «сәләтен» күрсәтә. Ясалма рәвештә шәрәлек пропагандалана, хайвани инстинкт күккә чөелә. Көнбатышның иң шакшы якларын лакмус кәгазе кебек үзебезгә күчереп куйдык.

Әллә кая керми генә, кул астындагы материалларны мисалга да китереп буладыр. Хәзер дә, элек тә, республиканың көнь­як-көнчыгыш шәһәрләрендә үткән чараларга еш кына Казаннан артистлар чакыралар. Азнакайга ел да Яңа ел чыршысына берәр артист чакырып китерелә. Чакырыла икән, җирле халык өчен шатлык, югары сәнгать белән якыннанрак танышу бит инде ул. Тик менә нигәдер гел киресе килеп чыга. Әллә хуҗалар «чакырдык та шуның белән эш бетте, акчасы түләнгән, башкасын үзе сукалап чыксын», ди. Әллә килгән артист үзен җирле оештыручылардан бер баш югарырак дип уйлый. Микрофон тотып юк-бар буш сүз сөйләп, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән җыр сузып, тамашачыны гарык итеп китә. Җырчыларның бик сирәге генә матур итеп сөйли, конферансьены алыштырырлык дәрәҗәдә сәхнә тота ала. Күбесе «сандугач сайраудан туктап, сөйләшә башласа, коңгызга әйләнгәнен» аңламый, ахры. Узган Яңа елга килгән җырчы да, әзерлексез, хәтта кулына бияләй дә алырга онытып килеп, тамашачыдан бияләй сорап, берничә җыр җыр­лап, үзе хакында үтә түбән фикер калдырып киткән иде. Быел исә тагын бер шундый «игезәк» җыр­чыны чакырганнар. Монысы да башына Санта Клаус башлыгы киеп алган, татар Кыш бабаена охшатырлык сыңар җебе дә юк. Җирле халыкны сәнгатьне бөтенләй аңламый дип, мыскыл итеп китте. Соңыннан «миңа бүләк вәгъдә иткән идегез бит», дип соранып күңелне нык актарды… Эшләр болай барса, үзешчән сәнгатьнең гомере дә озак калмагандыр. Авыл клубларының хәле мөшкел. Авылда зур чараларны уздыруны акчага бәйләү бөтенләй башка сыймый. Күп авылларда, шулай ук безнең туган авылда да тугыз укучы бала булуга карамастан, мәктәпне ябып куйдылар. Алар хәзер унике чакрымдагы район үзәгенә йөреп укый. Монысы инде — авылның киләчәгенә балта чабу. Авыл халкының акчасы юк, чөнки эш юк. Ә клубтагы чарага акча түләп керергә кирәк. Мондый галәмәтләрнең барчасы да югарыдан җиткерелгән әмер буенча эшләнә.

Без элек мәдәният һәм техник йортында узган кайбер шоу-балларга открыткадан билетлар ясый идек. Тик өстәлләрдәге ризыкларны, шәрабләрне, алган призларның хакын каплар өчен эшләнә иде ул. Махсус түләүле, чакырулы кичә була иде. Открытка-билетка кичәнең программасын, менюны, уеннарда призлар булуын күрсәтеп касса аша сатыла иде. Кергән акчаның тиененә кадәр күрсәтеп, бухгалтериядә отчет ясалды. Сиксәненче еллар ахырында әлеге чаралар бездә Яңа елда гына түгел, башка зур бәйрәмнәргә дә багышлап оештырылды. Нефтьчеләр көнендә, Алтын көзгә, Октябрь революциясе, 23 февраль, 8 Март, 1 Май, 9 Май бәйрәмнәренә багышлап оештырылды. Шулар сагындыра. Алар җанлырак та, җылырак та булып, хәрәкәтле уеннарга уралып үтә иде. «Җомга көн кич белән» дип исемләнгән «клуб”ларда баянга милли бию­ләр: өчле, дүртле, чүпләмле, кай­чылы,. башка шундый уеннар уйнала иде. Алардан соң сафланып, чистарынып киткәндәй буласың, дөнья мәшәкатьләреннән арынып кайтасың…

Бүген милләт язмышы, тел язмышы татар артистлары белән мәчет әһелләре җилкәсенә йөкләнде. Бәлки шуның да тәэсире тими калмыйдыр. Ни генә эшләсәләр дә, үз телебездә бит, диләр. Тик менә шул югарыдагылар мәдәниятебезне, телебезне, милләтне саклап калу өчен кайчан үзләре яна-көя башлар соң? Гамәлләре күбесенчә матур, шома сөйләүгә кайтып кала, ниндидер җыелышлар, конференцияләр оештырып, эш күрсәткән булып кыланалар, шуннан ары киткәннәре юк. Халыкны йокыдан уятасы, татарлыгын югалттырмау өчен көрәшәсе иде бит!






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Начался прием заявок на участие в программе «Твой старт в туризме»


Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ «Москва — Санкт-Петербург»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!



Москва

Опасен для себя и окружающих: почему нельзя пить антидепрессанты без назначения врача

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net