Маганов «Татнефть» глобаль каучук компаниясе булачак, дип белдерде
(Әлмәт, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татнефть» Самара өлкәсендә «СИБУР»дан сатып алынган активлар кергән «Тольяттикаучук» компаниясен модернизацияләүне планлаштыра. Киләчәктә «Татнефть» каучук чыгару буенча дөньяда алдынгы позицияләрне алырга мөмкин. Бу хакта компаниянең генераль директоры Наил Маганов хәбәр итте.
«Шин комплексында без югары сыйфатлы җиңел һәм йөк шиннары җитештерүгә басым ясыйбыз. Узган ел бездә каучук белән бәйле проблемалар булды, бизнесны үстерү өчен ышанычлы тәэмин итүчеләр кирәк дип саныйбыз. Узган ел Тольяттида «СИБУР» компаниясе активларын сатып алу буенча килешүне яптык. Бүген без сатып алынган активны модернизацияләү программасын эшлибез, продукция ассортиментын киңәйтергә җыенабыз. Мөгаен, без бу юнәлештә үсеш алган глобаль каучук компаниясе булырбыз», - диде Маганов һәм моңа барлык алшартлар да бар, дип өстәде.
Компания җитәкчесе искәртеп узганча, 2019 елның декабрендә «Татнефть» Үзбәкстанның «Беренче резинотехника заводы» базасында уртак шин комплексы төзү турында «Узкимесаноат» белән килешүгә кул куйган.
«Бу - елына 3 млн машина егәрлеге булган яхшы яңа завод. Минемчә, без дөрес юнәлештә. Безнең Урта Азиядә продукциябезне диверсификацияләү һәм сатуны киңәйтү өчен уникаль мөмкинлекләребез бар», - дип искәртте Наил Маганов.