Владимир Путин Чувашстан башлыгының отставкага китүе турында указга кул куйды
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьевны эштән азат итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Указда: «Игнатьев Михаил Васильевичны Россия Федерациясе Президенты ышанычын югалту сәбәпле, Чуваш Республикасы башлыгы вазифасыннан читләштерергә», - диелгән.
Чуваш Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаев билгеләнде.