Петербург Сабантуе 6 июньдә Ленинград өлкәсенең Энколово авылы янында уза
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Санкт Петербург татар милли-мәдәни мохтариятендә 2020 елда «Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә бәйрәмне үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын булдыру мәсьәләләре каралды.
Татар авылын Татарстанның Азнакай районы оештырачак.
Быел Петербург Сабантуен бәйрәм итү Петербург халыкара икътисади форумы тәмамлануга туры килә, шул рәвешле, форумның дәрәҗәле кунакларына да Сабантуйда катнашу мөмкин булачак.
Традиция буенча бәйрәм Ленинград өлкәсенең Всеволожск районының Энколово авылы тирәсендә узачак.
Бәйрәм Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы хөкүмәтләре ярдәме белән оештырылачак.