Болгарда Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына кул көрәше үткәрделәр
(Спас, 9 декабрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Владимир Корнилов). Болгарның «Олимп» спорт залында Россия Герое Алексей Кораблев Кубогына кул көрәше буенча төбәкара турнир узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Турнирда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Киров өлкәсеннән килгән 8 яшьтән 15 яшькә кадәрле 150 артык яшь спортчы катнашты. Турнирның төп максаты — үсеп килүче буынны патриотик рухта, чын ир-егетләр итеп тәрбияләү.
Көн дәвамында ике мәйданчыкта яшь спортчылар арасында чын тамашага әверелгән бил алышулар барды. Турнир бәйгеләрен хәрби бәрелеш ветераннары, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләренә лаек булган Ринат Шәрипов, Батырлык ордены кавалеры Серафим атакай (Сергей Карпухин), Евгений Андронов күзәтеп торуы аларга өстәмә көч һәм дәрт бирде.
Бәрелешләр тәмамланганнан соң, җиңүчеләргә бүләкләрне Алексей Кораблев үзе тапшырды. Спас районыннан турнирда катнашучы 13 спортчыдан яртысыннан артыгы бу көнне мактау пьедесталына күтәрелде.