Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар белән очрашу узды
(Кайбыч, 9 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сунгатуллина). Инвалидлар ункөнлегенә старт бирелгәч, Кайбычта ел саен инвалид бала тәрбиялүче аналар белән җылы очрашу уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикле булган 56 бала исәпләнә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән узучы бу очрашуны аналар ел саен көтеп ала. Аларның сүзләренчә, бер-берсе белән аралашалар, күңелендәгесен бушаталар, тормыш мәшәкатьләрен онытып торалар.
Район башлыгы аларның барысын да олы йөрәкле аналар дип атады, алга таба да гел ярдәм итеп торачакларын әйтте, барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Казан шәһәрендәге «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итү фонды директоры Нурания Сәйфетдинова бу юлы да аналарның барысына да бер кочак бүлмә гөлләре алып килгән иде. «Кайбычка яратып, ашкыным киләм. Чөнки монда барлык чаралар да оешкан төстә уза», — диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова авыру бала тәрбиялүче аналарга мөрәҗәгатендә: «Нинди генә проблемагыз булса да, хәбәргә керегез, без сезнең белән», — дип телефон номерын да бирде.
Очрашу табын артында мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Аналарга район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары, балаларын исә алар яраткан газета-журналларга яздырдылар.