123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 24.03.2021

Дөнья галимнәре татар һәм башкортлар турында ни язган

Azatliq.org 

23 март Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубында Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов белән очрашу узды. Галим "Чит ил галимнәре һәм сәяхәтчеләре хезмәтләрендә Идел буе һәм Урал халыклары" дигән темага лекция укыды.

Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра. Бүген 9 сыйныфтан соң укучыларның 50 проценттан артыгы көллият һәм техникумнарда укуны сайлый. «Безнең бурыч - аларга сыйфатлы белем алу һәм кирәкле белгечлек бирү өчен шартлар тудыру, - дип искәртте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. - Без урта һөнәри белем бирүнең кайбер программалары буенча уку вакытын кыскарту мәсьәләсендә фикер алышабыз. Ике ел эчендә белгеч алу өчен кирәк бу». Читать дальше...



Казахстанда Абай турында спектакль премьерасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Казахстанда С.Кожамкулов исемендәге Жезказан казах музыка-драма театрында бөек казах шагыйрь Абайга багышланган спектакльнең премьерасы булды. «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, спектакльдә игелек һәм явызлык каршылыгы кебек катлаулы мәсьәләләр күтәрелә. «Мин тамашачыларның игътибарын спектакль аша Абай тормышы фәлсәфәсенә һәм фаҗигасенә юнәлтәсем килә. Мин „үз Абаемны“ күрсәтергә теләдем. Без Абай — фәлсәфәче, гений дип әйтәбез. Әмма ул безнең кебек үк кеше. Читать дальше...

Самара өлкәсендә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 27 мартта көндезге сәгать өчтә «Таң» мәдәният сараенда өлкә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак. Самара һәм Самара өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, этник иҗат коллективлары катнашачак. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Бәйрәмне Самара өлкәсендәге «Бөтенроссия үзбәк конгрессы» һәм «Хумо» үзбәк милли-мәдәни автономиясе «Халыклар дуслыгы йорты» һәм шәһәр хакимияте ярдәмендә оештыра. Бәйрәм программасында... Читать дальше...

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана. Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренчә, беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза. Беренче этапта, 1 апрельдән — 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән — 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак. Бу хакта ТР... Читать дальше...

Россиядә бер төркем гражданнарның пенсияләре артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасы рәисе урынбасары Илья Ножечкин күп фатирлы йорт советлары җитәкчеләрен социаль фондларга иминият кертемнәреннән азат итәргә һәм аларның пенсияләрен индексацияләргә тәкъдим итте. Федерация Советы Бюджет комитеты башлыгының беренче урынбасары Сергей Рябухин бу инициативаның игътибарга һәм хуплауга лаек булуын искәртә, дип яза «Парламент газетасы». Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Басма аңлатканча, йорт буенча билгеләнгән өлкәннәрнең күбесе - пенсионерлар. Читать дальше...



Волгоград өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөслим Суюновка «Рухи бердәмлек өчен» медале бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 23 мартта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Мөслим Суюновны Россия мөселманнарының «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләде. «Ислам диненә һәм мөселманнарга хезмәт иткән өчен, Волгоград өлкәсендә ислам мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен, шулай ук 45 яшь тулу уңаеннан бүләкләнә», - диелә указ текстында. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...

«Ак Барс» капитаны Уфада Башкортстан гимны белән булган хәл өчен гафу үтенде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «Ак Барс» командасы капитаны Данис Зарипов булмаганда команданы бозга капитан буларак алып чыгучы Артем Лукоянов Башкортстан хоккей сөючеләренә мөрәҗәгать итте. Ул Уфадагы өченче уен алдыннан «Ак барс» җанатарларының КХЛның техник регламентын бозганы өчен гафу үтенде. «Мин шәхсән үземнән һәм безнең команданың барлык җанатарлары исеменнән өченче матч алдыннан булган хәл өчен гафу үтенәм. Без, бозда көндәшләр булсак та, һәрвакыт республикалар белән дус. Без — күршеләр. Читать дальше...

Казанда автомобиль чокырга төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чистай урамында Стамбул скверы янында автомобиль чокырга төшкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары. Шаһитлар әйтүенчә, шофер тәүлекнең караңгы вакытында чокырны күрми калган булуы мөмкин. Автомобильне чокырдан тартып чыгаралар, аның алгы бамперы изелгән. Хәзерге вакытта агентлык машина йөртүченең хәле турында тулырак мәгълүмат ала.

Владивостокта татарлар һәм башкортлар мәдәнияте турында видеоролик күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Владивосток шәһәренең татар һәм башкорт мәдәният үзәгендә чираттагы экскурсия узды. Чара РФ Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Кунакларга татарлар һәм башкортлар тарихы һәм мәдәнияте турында видеоролик күрсәтелде. Алар кубыз, курай һәм гармун уен кораллары белән таныштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Борынгы экспонатларны караганнан соң, кунакларга милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.

Россиядә 1 апрельдән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә. Аларның беренчесе - сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендәге яңа ел түләүләре. Россиялеләрнең күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алып бетерде. Эшләүче 65+ категорияле гражданнарга эшкә яраксызлык кәгазе - больничныйлар бирелмәячәк. Алар Covid-19 аркасында чикләүләр вакытында бирелә иде. Моннан тыш... Читать дальше...

Владимир Путин коронавирустан прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатты. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре сүзләренчә караганда, Путин прививкадан соң «үзен яхшы хис итә». Моңа кадәр Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип әйтелде. «Нинди препарат икәнлеген махсус әйтмибез. Россиянең барлык өч вакцинасы да ышанычлы, алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», диде Кремль вәкиле.


Музыкальные новости
Оззи Осборн

Своим трудом: Келли Осборн отрицает, что похудела с помощью препаратов





Персональные новости
Россия

Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов





Түбән Каманың 55 еллыгында шәһәрдә диңгезчеләр музее ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе базасында диңгезчеләргә багышланган музей ачылды. Ул истәлекле вакыйгалар — Түбән Каманың 55 еллыгы һәм Россия су асты флотының 115 еллыгында оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайт ында хәбәр ителә. «Түбән Кама диңгез һәм океан акваторияләреннән ерак булса да, безнең шәһәрдә су асты диңгезчеләре дә — Ватанга хезмәт бурычын үтәп, субмариналарда хезмәт итүчеләр дә яши», — дип язган инстаграмда Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина. Читать дальше...

Ульяновскидан Җәмилә Мифтахова «Урал сандугачы» лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәренең «Уралмаш» мәдәният йортында XIV нче төбәкара «Урал сандугачы» бәйгесендә Җәмилә Мифтахова 1нче дәрәҗәле лауреат дипломына лаек булды. Анда илебезнең унбер төбәгеннән килгән 185 башкаручы һәм инструменталь коллектив катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Әлеге иҗади конкурста Ульяновск өлкәсенең танылган җырчысы, «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче «Нур» татар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның... Читать дальше...

Әтнә районында татар халкының милли киемнәренә багышланган чара булды

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 24 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Әтнә районы Күлле Киме төп мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар халкының милли киемнәренә багышланган кичәләр булды. Кичәләр «Ачык сандык» һәм «Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син — аһәңле бишек җырлары» дип исемләнгән иде. Анда татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, бишек җырын тыңладылар. Күлле — Киме мәктәбе укучылары бу чараларда бик актив катнашты.

Тубыл шәһәренең базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Узган ялларда Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә торган Нәүрүз бәйрәмен «Мирас» бию ансамбленең гүзәл, сәләтле биюче кызлары «Яз җитте» дип исемләнгән бию белән ачтылар. Нәүрүз сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, яз һәм дуслык бәйрәме белән котлады. Бу турыда « Яңарыш » газетасы хәбәр итә. Күпмилләтле халыкны шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин... Читать дальше...

Фирдүс Тямаев: "Нигә безне ниндидер кысаларга кертергә кирәк?"

Azatliq.org 

Җырчы Фирдүс Тямаев Азатлыкка кеше хокуклары, җырчыларны сәясәткә катыштыру, түрәләрнең тупас эш итүе ике халык, ике республика арасын бозуга китерүе һәм Элвин Грейның Башкортстан башлыгы киңәшчесе буларак Татарстан җырчыларына ничек булышуы турында сөйләде.

Бөгелмәдә Азәрбайҗан автономиясенең җирле оешмасы җыелышы советы рәисен сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 24 март, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәдә Татар мәдәнияты үзәгендә «Бөгелмә муниципаль районының Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җыелышы узды. Утырыш барышында «Бөгелмә муниципаль районында Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Әхәдов Шарафат Мәлик Оглы сайланды һәм Уставны расладылар. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан азәрбайҗаннарның региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мостафаев Бәһрам Талыйб оглы... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Россиянин Сафиуллин потерял четыре места в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

МИД РФ иронично прокомментировал высказывание Шольца о Путине и Канте


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

VII Всебелорусское народное собрание: основные заявления Александра Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Запрещено в служении проводившему панихиду по Навальному священнику



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Юлия Паршута стала новой гостьей шоу “Утро. ТНТ”



Москва

В Москве из-за репетиций парада к 9 мая перекроют несколько улиц

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net