Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре Бөтенроссия акциясендә БДИ тапшырачак
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Быел «Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе вакытында (ул Россия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелә) чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теленнән үз белемнәрен тикшереп карый алачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Татарстанда әлеге акция 17 мартта уза. «Казанда ата-аналар өчен БДИ үткәрү мәйданчыгы итеп 183нче мәктәп сайланган. Читать дальше...