123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 07.03.2021

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекцясе белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. Барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «26 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар арасында — алар 11 кеше. Унар очрак 30дан 50гә һәм 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр булуы теркәлгән. Республика башкаласына — 17, Чаллыга 11 очрак туры килә. Читать дальше...



Табиблар яз уртасында Россиядә Covid-19 авырулары саны артыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны яз уртасында артырга мөмкин, кимү май ахырында башланачак. «Минемчә, яз уртасында, мөгаен, кимү түгел, ә авырулар санының артуы булыр», — дип сөйли «Медицина лидеры» медицина үзәге баш табибы, табиб-инфекционист Евгений Тимаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тимаков сүзләренчә, бу төрле факторларга бәйле: бер ел элек чирләгән кешеләрдә кабат йоктыру куркынычы барлыкка киләчәк, ә җиңел яки симптомсыз формада чирләүчеләрдә иммунитет ул кадәр көчле түгел. Читать дальше...

Саратов өлкәсенең Балашово мөхтәсибәте Рамазан турында радиотапшырулар оештырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае башланганчы ай ярым вакыт калып бара. Балашово мөхтәсибәтендә изге Рамазан аена әзерлек эшләре февраль аеннан бирле бара, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы сайты. Балашово имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин сүзләренчә, радиода Рамазанның нәрсә икәнен, кемгә ураза тотарга кирәклеген, ә кемгә тыелырга мөмкин булуын, бу изге вакытта нәрсә эшләргә тәкъдим ителүен аңлата торган тапшырулар трансляциясе башланган. «Без бу эшне Саратов өлкәсе мөфтиенең онлайн-конференциясеннән соң башладык... Читать дальше...

Татарстанда туңган канализация торбасын эреткәндә, бер ир-ат ис газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче бер кеше идән астындагы туңган канализация торбасын эреткәндә ис газы белән агуланган. Әлеге хәл кичә кич сәгать алтынчы яртыларда республиканың Чистай районы Александровка авылында Овражная урамында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Ир-ат идән астында горелка ярдәмендә канализация торбасын эретергә тырышкан. Ис газы белән агуланган... Читать дальше...

Белгеч коронавирус белән авырганнан соң организмдагы үзгәрешләр турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова коронавирус белән авырган өлкәннәр организмындагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм реабилитация процессының бик мөһим булуын искәртте. «Педиатрлар, бәлки, балаларда ниндидер күренешләр азрак булуын әйтер, ә өлкәннәрнең барлык органнары һәм системалары ковидтан соң теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерә», — диде Татьяна Семенова. Ул бу хакта Россия педиатрларының «Педиатриянең актуаль проблемалары» ХХІІІІ халыкара конгресста сөйләде... Читать дальше...



Татарстан диңгез сәяхәтчеләре Сүәеш каналына юл алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәт кыла торган Татарстан диңгезчеләре Татарстан әләмен Австралиягә тапшыра алмады һәм Сүәеш каналына курс алды. Экипаж әгъзасы боцман Вил Сәгыйтов Instagram челтәрендә әләмне коронавирус аркасында тапшыра алмаулары турында язган. Яхта экипажы Австралиядә яшәүче ватандашларга, Россия илчелегенә, шулай ук бушлай ризык һәм су биргән чик сакчыларына рәхмәт белдерде. «Һәм менә без, колакка кадәр җиткән елмаюлар белән, Сүәешкә курс тотабыз», — дип язган Сәгыйтов. Читать дальше...

Татарстанда җиңел машина һәм такси бәрелешкәч, биш кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Арча районында Яңа Кенәр — Шурабаш юлында унберенче яртылар тирәсендә авария булган. Биредә җиңел машина һәм такси бәрелешкән, биш кеше зыян күргән «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, «Лада Гранта» һәм «Лада Ларгус» (такси) бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике машина да юл читенә төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук таксидагы дүрт пассажир зыян күргән. «Лада Гранта» хуҗасы аягы һәм иңбашы нык авыртуга зарланган... Читать дальше...

Тарихчы: Татар кызларының таланты читтә, төрмәләрдә чери - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Әхмәтҗанова). Татар кызларының җәмгыятьтә тоткан урыннарына караш элек-электән төрлечә булган. Бу хәзер дә шулай. Әмма ничек кенә булмасын, тарихка күз салсак та, бүгенге көнгә баксак та, өлге итеп алырлык хатын-кызларыбыз бихисап. Алар арасында телебезне саклап калу өчен җанын бирергә әзер торучылар, милләтебез юкка чыкмасын дип, көрәш юлына басучылар бигрәк тә сокландыра. Чорына карап, заманасы нинди дә, шартлары нинди булган бит! Тарих фәннәре кандидаты... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше: 1940,1941, 1958 елда туган өч ир-ат һәм 1944 һәм 1955 елда туган ике хатын-кыз коронавирус инфекциясеннән үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада Сovid-19 инфекциясеннән барлыгы 360 үлем очрагы теркәлгән.

Нурлатта татар телендә шигъри бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен «Яшел сигналга сәяхәт» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Нурлат районында яшәүчеләр дә чакырыла. Шигырь һәм әкият авторлары арасында иҗади ярыш 1 марттан 30 апрельгә кадәр үткәреләчәк. Аны «Тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге» оештыра. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә. Бәйгегә тапшырылган эшләр «Яшь җәяүленең дуслары» (укучылар өчен әкият), «Юллар безне алга дәшә» (кече мәктәп яшендәге укучылар өчен әкият һәм фэнтези)... Читать дальше...

Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 7 март, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). ​​​​​​​Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүген Азнакайда район ЮХИДИ бүлеге үзенчәлекле акция оештырды. Бүлек начальнигы Александр Лаврентьев машина белән идарә итүче гүзәл затларыбызны документлар тикшерү өчен түгел, язның беренче көтеп алынган бәйрәме белән тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре бирер өчен туктатты. Чарада гимназиянең яшь юл инспекторлары, 15нче «Алтын балык» балалар бакчасына йөрүчеләр һәм тәрбиячеләр дә актив катнашты. "Балалар... Читать дальше...

Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 7 март, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апаста терлекчелек тармагының төрле өлкәләрендә эшләүче, армый-талмый район данын күтәрүче, шул ук вакытта гаилә учагын саклаучы иң мөлаем зат булып кала белгән хатын-кызлар өчен матур кичә оештырылды. «Залда утырган һәркемнең республика, район үсешенә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлеше зур. Эш белән беррәттән сез гаилә учагын җылытучы да, балаларыгызга, туганнарыгызга терәк тә була беләсез. Барлык хатын-кызларга да рәхмәт хисләрен белдереп... Читать дальше...

Зәй инспекторлары яшь гаиләгә автокресло бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 7 март, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Клара Ермолаева). Әни кеше өчен иң зур бүләк — бала иминлеге. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зәйдә яшь гаилә автокреслолы булды. Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин баланы автомобильдә йөртү өчен утыргычны гаиләгә тапшырып кына калмады, ә аннан ничек итеп дөрес файдалану кирәклеге турында да аңлатты. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов һәр балалы гаиләдә булырга тиешле яктылыкны кире кайтаручы аксессуарлар бүләк итте. Читать дальше...

Арчада хатын-кызлар арасында волейбол турнирында җиңүчеләр ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 7 март, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Исрафил Насыйбуллин). Кичә «Арча» спорт комплексында бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол турниры узды.  Беренче урынны Яңа Кенәр командасы алды, икенче - спорт комплексы, өченче - 1нче мәктәп командалары. Анда барысы тугыз команда: спорт комплексы, педагогика көллияте, беренче мәктәп, бишенче мәктәп, алтынчы мәктәп, Курса, Кенәр, мәгариф идарәсе, балалар бакчалары коллетивлары командалары катнашты.  Турнирны ачу тантанасында гүзәл затларны... Читать дальше...

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе чәчәк бүләк итү акциясен оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Нурлат, 7 март, «Татар-информ», « Нурлат-информ », Лилия Мөбәракшина). Берничә ел дәвамында яшәп килүче матур традиция буенча, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары «Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез» дип аталган бик матур акция оештырды. Яшь армиячеләр Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамыннан узып баручы гүзәл ханымнар һәм кызларга лаләләрне бүләк итте. Бәйрәмчә формалар кигән яшь армиячеләр шәһәр үзәгендә хатын-кызларны 8 Март белән котлап, кызыл лаләләр бүләк итте. Яшь армиячеләрнең җылы теләкләре... Читать дальше...

Киноханә: март аенда нәрсә карыйбыз?

Azatliq.org 

АКШта коронавирус чикләүләре йомшартыла, кинотеатрлар әкренләп ачыла башлый. Бу якын айларда кинода күп релизларга китерә ала дип саный белгечләр. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме март аенда карарлык премьераларны барлый.

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла Плишковой в первом круге турнира WTA в Руане


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт в Клинской детской школе искусств им. П. Чайковского



Москва

Вильфанд назвал дату потепления в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net