Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа ташлама кертергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев пенсионерларга еракка йөри торган поездларга ташлама белән елына ике билет сатып алу хокукы бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Транспорт министрлыгы башлыгы Виталий Савельев исеменә язган хатта тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим булыр иде, чөнки аларның күбесенең ерак төбәкләрдә туганнары бар. Сухарев сүзләренчә, әлегә Россиядә пенсионерлар поездларга ташламалы шартларда билет сатып алу хокукы булган бер генә категориягә дә керми.