Чүпрәледә Май чабу бәйрәменә әзерләнәләр
(Чүпрәле, 3 март, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Якшәмбе, 7 март көнне, Иске Чүпрәле авылында «Чүпрәле» паркында кыш белән хушлашуга багышланган традицион Май чабу бәйрәме узачак. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм күңелле булыр дип көтелә. Бәйрәмдә катнашучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре бай программа әзерләячәк. Кыш белән саубуллашу һәм язны каршылауга багышланган театральләштерелгән уен тамашасын күрсәтеләчәк. Шулай ук конкурс-уен программасы оештырылачак. Катнашучыларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.