Иртәгә Татарстанда җылытачак
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Вакытлыча салкыннардан соң иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак. Сишәмбе, 2 мартта болытлы һава, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар, иртән һәм көндез җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип фаразлый Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Төнлә һава температурасы -14...-19 градус булачак, төбәкнең көнчыгышында аязганда – 24 градуска кадәр. Читать дальше...