123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 22.01.2021

Миңнеханов һәм Скуфинский Җир турында бердәм ресурс булдыру хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан быел Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс оештыруга бәйле проект гамәлгә ашырыла башлаячак Россиянең сынау төбәкләреннән берсе булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский катнашты. Алар «Татарстан һәм Росреестр арасында хезмәттәшлек, кадастр исәбе системаларын үстерү һәм күчемсез милеккә хокукны теркәү өлкәсендә яңа алымнарны гамәлгә кертү мәсьәләләре хакында фикер алышты»... Читать дальше...

Татарстанда сыерларда лейкоз авыруы буенча алдынгылар һәм артта калганнар аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда терлекләр арасында лейкоз авыруы буенча алдынгылар һәм артта калганнар билгеле. Бу хакта коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Лейкоз авыруы буенча уңай вазгыять Балтач, Әтнә, Саба, Кукмара, Теләче, Арча районнарында. «Соңгы елларда терлекләрен сәламәтләндерү буенча Ютазы, Зәй, Тукай, Сарман районнары яхшы эшләде», — диде ул. Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту буенча Тәтеш... Читать дальше...



Телефондагы фонарь яшерен күзәтү камерасын табарга ярдәм итә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүлмәдә урнаштырылган яшерен күзәтү камерасын берничә алым кулланып – аерым алганда, фонарь ярдәмендә табарга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Интеллектуаль Резерв» компаниясе партнеры һәм директоры Павел Мясоедовка сылтама белән хәбәр итә. Белгеч сүзләренчә, яшерен камераны, гадәттә, аларга игътибарны җәлеп итү өчен башка әйберләр янында урнаштыралар. Камераны эзләгәндә төтен датчиклары, картиналар, йомшак уенчыклар һәм гадәти тәртиптә урнаштырылмаган электроникага аерым игътибар бирү зарур. Читать дальше...

Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова татар шагыйре, язучысы Мәҗит Гафуриның «Бер гашыйкның сүзләре» дигән җыры белән Уфада узган халыкара бәйгедә катнашып, Гран-прига лаек булган. «Мәскәү композиторы, чыгышы белән Башкортстаннан Радмир Шәйхетдинов Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышлап җыр язуын әйтте һәм аны миңа башкарырга тәкъдим итте. „Бер гашыйкның сүзләре“ дигән җырны беренче тыңлаудан ук ошаттым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова татар фильмына кастингка чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар. «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә. «Актерлар эзлибез. Театр училищесында булдык. 28 гыйнварда барлык теләүчеләрне „Татаркино“ бинасына кастингка чакырабыз», — дип яза продюсер. Кастинг 11.00 сәгатьтә башлана. «Без — кырык беренче ел балалары» ... Читать дальше...

В Нурлатском районе продолжаются проверки противопожарного состояния

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Начало года работники отделения профилактики 73 ПСЧ начинают с проверки документации на охраняемых объектах, их состояния и контроля соблюдения требований пожарной безопасности.



Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2022 елның 1 гыйнварыннан җанварларны төрле күңел ачу тамашалары өчен куллана торган барлык субъектлар лицензия алырга мәҗбүр ителә. Бу хакта коллегия утырышында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев хәбәр итте. «Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча 35 мөрәҗәгать килеп иреште. Прокуратура органнары белән контроль-күзәтчелек чараларын уздырып, федераль закон таләпләре бозылуын ачыкладык»... Читать дальше...

Былтыр Татарстанда котыру чире 2019 елга караганда күбрәк булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган 2020 елда Татарстанда котыру чире, 2019 ел белән чагыштырганда, күбрәк булган.  «Котыру авыруының былтыр 37 очрагы билгеле. Алдагы елга караганда, 13 кә күбрәк», — диде бу минутларда бара торган коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.  Ул, 2015 ел белән чагыштырганда, авыру 9 тапкыр кимегәнен искәртте. «Әлбәттә бу безгә тынычланырга ирек бирми. Котыруга каршы көрәшне дәвам итәбез», — дип белдерде.

Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбенә төзүчеләр килде. Биредә капиталь ремонт башлана. Төзүчеләр сүтү (демонтаж) эшләренә кереште. Өстәмә белем бирүче белем йортында төзелеш эшләрен 1 сентябрьгә кадәр тәмамлап, яңа уку елын төзекләндергән мәктәптә башлап җибәрергә планлаштырралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Бинада барачак эшләр өстәмә белем алуга хилафлык китерми. Дәресләр уздыру өчен Яшьләр үзәгендә, район... Читать дальше...

Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәп - «Мәдәни җомга»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәдәни җомга», Вахит Имамов). 15-16 гыйнвар көннәрендә Актаныш районында «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны Актаныш район хакимияте белән берлектә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре оештырды. Гәрчә әлеге конференция инде былтыр ук үткәрелергә тиеш булса да, коронавирус зәхмәте аркасында менә быел гына гамәлгә ашырылды. Читать дальше...

Удмуртиядә «Өзелгән җыр эзләреннән» рәсем конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 15 февралендә татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Ижау шәһәренең 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге музей бүлмәсе Удмуртия татарлары­ның мил­ли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы белән бер­­лектә, шагыйрьнең юбилее уңаен­нан, Халыкара туган телләр көне кысасында М.Җәлилнең әсәрләренә нигезләнгән «Өзелгән җыр эзләреннән» рәсем конкурсы игълан итә. Читать дальше...

Биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Самара өлкәсенең Камышлы авылына эшлекле сәфәр кылды. Биредә Самара өлкәсенең танылган биатлончысы Эдуард Латыйповның әти-әнисе гомер итә. Исегезгә төшерәбез, Эдуард Латыйпов Россия җыелма командасына Дөнья кубогында җиңү китерде. Гөлназ Шәйхи спортчының әти-әнисе һәм аның беренче тренеры Марат Шәвәлиев белән аралашты. Тренер сүзләренчә... Читать дальше...

Буа районы фермерлары дәүләт ярдәме белән хуҗалыкларын үстерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа районы фермеры Петр Лапшин 2017 елда «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 2 млн сум Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын откан, ә 2020 елда «Гаилә фермалары» программасы буенча 15 млн сум грант алган. Фермер Петр Лапшинны 10 ел элек уңышлы авыл эшмәкәре булыр дип уйламаганнар да. Аның хуҗалыгында 16 сыер булган. Башта ферманы арендага, аннары республика программасы ярдәмендә аны сатып алганнар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Түбән Камада яшәүчеләр өчен хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар элемтә эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама Башкарма комитетында хезмәт хокукларын бозу очраклары буенча кайнар элемтә эшли. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр 8 (8555) 42-41-39 телефоны буенча шалтырата ала. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Түбән Камада яшәүчеләр хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәү, шулай ук хезмәт хакы түләмәү, хезмәт хакын конверт белән бирү яки минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түләү кебек очраклар буенча сораулар бирә ала.

Менделеевск пенсионерларына коронавирустан прививка ясый башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүче пенсионерларга коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башладылар. Прививканы тиз һәм уңайлы вакытта ясатырга мөмкин. Вакцинаны ясату өчен  13.00 сәгатьтән 8 (85549) 2-19-82 телефоны буенча шалтыратып языла, үзегез турында мәгълүмат калдыра аласыз. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза. 62 яшьлек Сергей Самотохин интернеттан вакцинация башлануын белгән һәм поликлиникага шалтыратып язылган. Ир-ат вакцинациядән соң үзен яхшы хис итүе турында әйтте. Читать дальше...

Әгерҗе районының Кодаш авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Кодаш авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Кибет 150 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Районда республика программасы буенча төзелгән өченче сәүдә ноктасын ачуга җыелган халык кечкенә генә бер «сабантуйны» хәтерләтте. Татарстанда «Авыл кибете» программасы гамәлгә кергәч, 2018 елда Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында да шушындый ук модульле сәүдә нокталары ачылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Читать дальше...

Дамир Исхаков: "Русиядәге фашистик тенденцияләр татарга да тәэсир итә"

Azatliq.org 

Русия прокуратурасы ТИҮне "экстремистик оешма" дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Татар тарихын белүчеләр "Иҗтимагый үзәк" һәм "экстремизм" сүзләре кисешә алмавын аңлый. Шушы һәм башка вакыйгалар турында "Минемчә" студиясендә галим Дамир Исхаков белән сөйләштек.

Аксубайның Савгач авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Аксубай-информ», Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Урмандеево авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Салкын һава торышына карамастан, тантанага халык күп җыелды. Ачылыш тантанасына район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Сәламәтлек саклау учреждениесенең бу бинасы республика программасы ярдәмендә төзелде. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Ирина Понаровская перенесла концерт в Москве



Москва

Почетным гостем премии «СВОИМ» станет актер и политик Владислав Демин

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net