Татарстанда балаларның коронавирус белән авыруы, олыларга караганда, сигез тапкыр ким
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларда коронавирус белән авыру дәрәҗәсе түбән. Олыларга караганда, ковид күрсәткече сигез тапкыр ким. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында коллегия утырышында шул хакта әйтте. «Балаларда авыру җиңел формада узды», — диде Патяшина. Ул профилактика чаралары, кырыс контроль инфекция керүгә чик куйганын әйтте. Читать дальше...